Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сафта йөрү әзерлеге уңай бәяләнде

Аксубай өченче мәктәбендә 4-8 сыйныф укучылары арасында саф белән йөрү һәм җыр смотр-бәйгесе узды.

Мәктәп укучылары өчен бу гадәти булмаган бу иртә мәктәп каршындагы мәйданда тантаналы линейкадан башланып китте. Марш яңгырады. Укучылар алдында Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов чыгыш ясады. - Патриотлар булып тумыйлар, алар булалар, – дип үз фикерен белдерде Ватанга хезмәт итүгә берничә дистә ел гомерен багышлаган кеше. - Сезнең алда бик күп юллар, һөнәрләр, җәмгыятькә кирәкле булу өчен нинди генә һөнәр сайласагыз да, намуслы 

хезмәт итәргә кирәк. Ә һөнәрне яхшырак үзләштерер өчен яхшы укырга кирәк. Тормышта барысы да үзара бәйләнгән. Ә армиядә хезмәт итәргә яки хәрби һөнәр үзләштерергә теләгән кешеләр өчен балачактан ук үзләрен хәрби тормышка әзерли башлау мөһим, - диде ул. Генерал-майор шулай ук уңышлы солдат булу өчен балачактан ук хәрәкәтләрнең төгәллеге белән шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләде.  

 Конкурста катнашучылар саф белән йөрү һәм хәрби җырлар башкару осталыкларын күрсәттеләр. Отрядларның чыгышларын генерал-майор Анатолий Молоствов җитәкчелегендәге абруйлы комиссия күзәтте, анда мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Гөлнур Идиятова, мәктәп китапханәчесе Фәридә Фәизова һәм мәгариф ветераны Ирек Галиуллин бар иде. Генерал-майор Аксубайның  3 нче мәктәбе укучыларының саф әзерлеген уңай бәяләде. Укучылар жюри әгъзаларын, шулай ук чакырылган кунакларны катгый әзерлек һәм җырларның көйле башкарылуы белән сөендерделәр. Конкурсның җиңүчеләре билгеле булды. Саф белән йөрү әзерлеге буенча иң яхшылар дип  5 В, 4 Б, 4 В, 7 А, 8 А һәм 7 Б сыйныфлары билгеләп үтелде. Отрядның үрнәк командирлары итеп Регина Черникова һәм Данила Сулиманкин атап үтелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев