Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сафар Моратшинның чираттагы җиңүе

Район үзәгенең 3 нче мәктәбе укучысы «Ел лидеры -2020» һәм «Татарстан балалары» республика конкурсларында җиңүче булды.

Казанда 2019 елдан 2025 елга кадәр гамәлгә ашырыла торган «Татарстан балалары» дәүләт ярдәмче программасы кысаларында республика конкурслары лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү булды. Җиңүчеләр арасында 3 нче Аксубай мәктәбе укучысы Сафар Моратшин да бар.

Бүләкне үсмергә ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов тапшырды. Котлауларга Стратегик үсеш, проектларга һәм инициативаларга ярдәм итү бүлеге җитәкчесе Динар Хафизов та кушылды. Министрлык һәм ведомстволарның рәсми затлары катнашкан өчен рәхмәт белдерделәр һәм фатихалы сүзләр әйттеләр.

«Ел лидеры - 2020» конкурсында Сафар «Республиканың киләчәге» номинациясендә, ТР балалар һәм яшьләр арасында медиаконтент республика конкурсында – «Татарстан балалары» видеороликлар конкурсында «Без – республиканың киләчәге» номинациясендә җиңү яулаган.

Видеороликлар конкурсында шулай ук 3 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рушания Моратшина Диплом белән билгеләп үтелде.

Фото: "Татарстан Республикасында балалар оешмалары берлеге " ВКонтакте социаль челтәреннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев