Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сабыр һәм җырга гашыйк ветеран

Кече Сөнчәле авылында гомер итүче Галина Малова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ветеран тормышындагы күркәм юбилеен туганнары, якыннары, авылдашлары белән бергә каршы алды. Аны юбилее белән котларга район җитәкчелеге дә килде.

–Хөрмәтле Галина Кузьминична, Сез – илебез өчен иң авыр елларны кичергән кешеләр буын вәкиле. Сез безнең барыбыз өчен дә фидакарьлек үрнәге, – дип мөрәҗәгать итте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ветеранга Сергей Александров. – Сезнең зирәклегегез һәм тормыш тәҗрибәгез янәшәдәгеләр өчен бик кыйммәтле һәм кирәк. Ул РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү телеграммасын ирештерде, район исеменнән бүләкләр тапшырды, тагын күп еллар сәламәтлектә матур картлык кичерергә язсын дип теләде. Әбекәйне Сөнчәле авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова да җылы котлады.

– Барыгызга да бик зур рәхмәт. Мин дә сезгә сәламәтлек, бәхет телим, – диде дулкынлану хисләре кичергән Галина Кузьминична.

Кече Сөнчәле авыл клубы җитәкчесе Вера Уканеева да ихлас котлауларга кушылды.

– Галина Кузьминична – искиткеч шәхес, – диде ул. – Ул – халык мәдәнияте хәзинәсе. 80 яшенә кадәр клубта үзешчән сәнгатьтә катнашты. Ул бик күп борынгы җырларны белә, ә тавышы – искиткеч.

Вера Уканеева һәм Галина Малова дуэтын тыңлаганнан соң, кунаклар ветеранның чуаш җырларын ни дәрәҗәдә мәгънәле итеп башкаруына инандылар. Концерт бик матур килеп чыкты.

– Әнинең тормышы җиңел булмый, – дип сөйләде кызы Лариса. – Аларның гаиләсен репрессиялиләр, бернәрсәсез калдыралар. Аңа үз гомерендә күпме ачы хәсрәт күрергә туры килә. Әмма ул позитив, якты күңелле кеше, шуңа да шул яшькә кадәр яшәгәндер дә. Аның хәтере әйбәт, газеталар укырга бик ярата. Әниебезнең исән-сау, безнең янәшәбездә булуына сөенәбез.

Галина Кузьминична Кече Сөнчәле авылында туып үсә, бала чагыннан колхозда төрле эшләр башкара. 1957 елда авыл егетенә кияүгә чыга. Гаиләдә өч ул һәм бер кыз бала дөньяга килә. Ире – Анатолий Павлович барлык балаларын да үстереп, аякка бастырырга өлгерми, 1977 елда дөнья куя. Уллары – Яр Чаллы шәһәрендә, кызы шушы авылда яши, ул әнисен үз янына алган. Уллары белән даими очрашып торалар, бәйрәмнәрдә бергә җыелышалар. Галина Кузьминичнаның яраткан 3 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар. Әбекәйнең якыннары арасында социаль хезмәткәр дә бар. Гаилә әгъзалары эштә булганда, әбекәйне Римма Филиппова карап тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X