Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сабантуй күрке – батыр көрәшче

Шәрбәнне батырлар авылы дияргә була.

Шул авылдан беренче район Сабан туе батыры булып Мостафин Зөфәр танылды. Шул ук авыл егете Гайнуллин Айдар искиткеч матур көрәш алымнарын күрсәтеп бик күп ир-егетләрне егып салып, 8 тапкыр район Сабан туе батыры булды.

Авылның яшь көрәшчеләрен әлеге спорт төре серләренә өйрәтүче дә  ул. Шуларның икесе игезәк егетләр Илсур белән Илнур. Бу егетләр район Сабан туенда 50 килограммлы  авырлык үлчәмендә көрәшә башладылар. Һәм ел саен Сабан туйларында бил алышып, тәҗрибә тупладылар, призлы урыннарны яуладылар. Соңгы 5 елда бу егетләргә тиңнәр юк. Илнур 2 тапкыр абсолют батыр калды.

Илсур 5 тапкыр район Сабан туе батыры булды. Быел Россия чемпионатында Россиянең атказанган спорт остасы дигән исемгә лаек булды. Егетләргә уңышлар телибез.

Район батырлары арасында бердәнбер Чуаш егете Скворцов Александр турында әйтеп үтмәсәм язмам тулы булмас иде. Мәйданда көрәш бара.

Әлегә кадәр беркемгә дә таныш булмаган егет күп кенә көрәшчеләрне бер-бер артлы ега башлый. Хөкемдарлар көрәшне туктатырга мәҗбүр булалар: бу кем, каян килгән, нинди спорт остасы. Тикшерүләр башлана, егетнең Казан төзелеш институты студенты, Сөнчәледән Скворцов Александр булуы ачыклана. Шул елны һәм икенче елны Александр Скворцов абсолют батыр булып таныла.

Александр Семенович бүгенгесе көндә яшьләрне татарча көрәш, ирекле һәм билбау көрәше серләренә өйрәтә. Ул тәрбияләгән көрәшчеләр бүгенгесе көндә Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионнары булып үсеп җиттеләр. Уңышлар сиңа, тренер.

Иске Кармәт авылыннан Низамов Хәлим 2 тапкыр, Иске Адәмсуыннан Таһиров Рәсим 2 тапкыр Сабан туе батырлары булдылар. Бүгенгесе көндә икесе дә бакыйлыкка күчтеләр. 

Түбән Татар Майнасы авылы егете, 140 килограмм авырлыктагы Хәйруллин Нәзыйф 8 тапкыр Аксубай район Сабан туе батыры булды. Алексеевск районында мәйдан тотты. Бу егеткә республиканың абсолют батыры  – “Кара Әхмәт“ Рәкыйп Хәмитов белән бил алышырга туры килде. Шулай да бераз өстенлек белән республика чемпионы җиңү яулады.

Аңа шулай ук тагын бер легендар көрәшче, республика чемпионы, дөнья чемпионы Айдар Гилаев белән көрәшергә труы килде, бу бәйгедә аз гына өстнлек белән Нәзыйф җиңү яулады. 

Иске Кармәт авылыннан Дәүләтшин Җәмил 1 тапкыр батыр калды. Матур көрәш алымнарын үзләштергән егет башка мәйданда күренмәде. 
Яңа Ибрайдан Камалов Рөстәм 1 тапкыр абсолют батыр калды. Аннан соң башка районга күчеп китте.

Иске Ибрайдан Мифтәхов Мидхәт, Илдус, Марат районда татар көрәшен үстерүгә зур өлеш керттеләр. Илдус олы яшькә кадәр Сабан туе мәйданында булды, җиңүләр яулады. Бүген аның улы Рәҗәб үзен зур көрәшләрдә сыный.

Трудолюбово авылыннан бердәнбер рус егете Кузнецов Николай озак еллар мәйданда көч сынашты, призлы урыннарны яулады. 
Түбән Майнадан Гатиятуллин Шәвкәт күп еллар авылда мәйдан тотты, Хамидуллин Замир үз авырлыгында районда 2 нче урын алды. 
Яңа Ибрай авылыннан  үзе дә көрәшче булган Фәйзуллин Сәгыйт абыйның уллары Илһам белән Вил дә берничә еллар мәйдан тоттылар, аларның икесе дә бер тапкыр батыр булып калдылар. Аннары башка шәһәргә күчеп киттеләр.

Иске Кыязлы авылы егете агроном булып эшләгән елларында район Сабан туенда бил алыша. Студент елларында классик көрәш, ирекле көрәш белән шөгыльләнә. Татарча көрәшнең бөтен серләренә төшенеп бетмәсә дә, бер елны Якуб Ибраһимовка оттырып, 2 нче батыр булып кала. Соңгы 3 елда Җәлалетдинов Илшат 70 килограммлы авырлык категориясендә  беренчелекне тота. Вафин Ильвир, Кыямов Рузил берничә ел батыр булып, призлы урыннар яуладылар.

Яңа Думадан Фәизов Илхат матур гына көрәшеп призлы урыннар алган егет. Шул ук авылдан Шәфигуллин Илгизәр күп еллар 70 килограммлы авырлык  үлчәмендә беркемгә дә җиңүгә ышаныч калдырмады.  

Әлеге авырлык категориясендә озак еллар аңа тиңнәр табылмады.

Яңа Ибрай авылы күп кенә көрәшчеләрне биргән авыл. Рөстәм Сәлахов, Илгиз Нуретдинов, Илнур Мортазин, Илшат Сабиров, Алмаз Әгләмиев, Шамазов Рәшит, Абнагимов Илһам, Ибраһим, Миндар, Мотыйгуллин Мингали, Мөдәрисов Илнур, Мугинов Фәннур матур көрәш алымнарын күрсәтеп мәйданны бизәделәр.

Иске Ибрай авылыннан Ганиев Вәлиҗан инде мәрхүм, бертуганн Айрат, Рәҗәб, Марат Исхаковлар матур гына көрәшне күрсәтеп киләләр. Айрат берничә ел үзенең авырлык категориясендә Иске Ибрай Сабан туеның  беренче батыры.

Гайнетдинов Рифкат абый гадел, чиста көрәш алымнарын күрсәтте, саллы көрәшче иде. Күп еллар районда 2 нче батыр булып  якын-тирә авылларда мәйдан тотты. Бакыйлыкка күчкәненә  озак еллар үтсә дә, без сине онытмыйбыз, Рифкат абый. 

Ришат Галимов 80 килограмм авырлык категориясендә призлы урыннар алды. Шул ук авылдан Әсхат Сәйфуллин җиңел үлчәүдә бил алышты. Аны бер кеше дә чиста ега алмады. 

Яңа Үзи авылыннан Радик Гобәйдуллин бер тапкыр 2 нче батыр калды. Шул ук авыл көрәшчеләре Алим Идиятуллин, Динар Сәмигуллов призлы урыннар алган егетләр. 

Карасу авылыннан Әмирулла Нуретдинов, Мөстәким Сабан туйларында билләренә сөлге салган көрәшчеләр.

Шәрбәннән Айрат, Алмаз Гайнуллиннар, Раил Гарифуллин, Илшат Мөхтаров, Рөстәм Бикмөхәммәтов, Ринат Сибгатуллин һәм Илшат, бертуган Әхмәдиевләр, Радик Шәйхелисламов татар милли көрәшенең йолаларын үстерүгә зур өлеш керттеләр. Алмаз Гайнуллин берничә ел 2 нче батыр булып калды.

Яңа Адәмсуыннан бик талантлы көрәшче Ришат Төхвәтуллин районда призлы урыннар алып, авыл Сабан туенда батыр калды. Республика беренчелеге ярышларында катнашты. 

Такталы авылыннан Камил Саматов район Сабан туеның 2 нче батыры булды. Кызыл Тау авылыннан Илдар Зәйдуллин, Рәмис Әхмәтҗанов призлы урыннарны алган егетләр.

Аксубай эшчеләр бистәсеннән Марат Минеголов авыр үлчәү категориясендә призлы урыннар алды. Карасу, Дума, Яңа Үзи авыллары САбан туйларында  батыр булып калды. Радик, Рөстәм Сабировлар да көрәшне үз иттеләр.  

Радик Татарстан көрәш Федерациясе әгъзасы, көрәш мәйданына  еш чыкты. Көрәшкә багышланган китаплар авторы. Рөстәм җиңел үлчәүдә призлы урыннар алган егет.

Ильяс Шәфигуллин күп еллар авыр үлчәмдә бил алыша. Бүген дә мәйданда призлы урыннарны яулый.

Хөрмәтле милләттәшләр, әгәр  кемнең дә булса исеме онытылытып калган булса, гафу итегез.

Хөкемдарлык  иткән вакытларда киткән ялгышлыклар өчен дә сездән гафу сорыйм.

 Минзаһит Ганиев,
 25 тапкыр Аксубай  Сабан туе хөкемдары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев