Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сабантуй күрке – батыр көрәшче

Һәр халыкның ата-бабасы йоласы булып борынгыдан безнең көннәргә кадәр сакланып килгән шөгыле, гореф-гадәтләре, йолалары, уеннары бар.

 Милли көрәш – безнең өчен шундый мирас ул. Көрәш безне җиңүләргә омтылдыра, тормышта үз урыныбызны табарга өйрәтә.

Безнең бабайлар көчебезне тыныч шартларда сынар өчен бик матур бәйрәм – Сабан туена нигез салганнар. Күпме гомерләр үтеп, заманалар нинди генә яңа уен-тамашалар өстәмәсен, мәйданның үзәгендә барган милли көрәшне бездән беркем дә тартып ала алмый. Татарның даһи улы, мәшһүр галим һәм дин эшлеклесе, фәлсәфәче, тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәни Сабан туйларында баһадир ир-егетләрнең сыртларын җиргә тидерә торган була. Тирәк-як  авыл кешеләре Мәрҗәнине “Көрәшче Шиһаб“ дип атап йөрткәннәр. Ул 19 яшендә “Ибрай батыр“ дип танылган көрәшчене ега.

Андый көрәшчеләр безнең районда да бар. Татар Сөнчәлесе авылы егете Әхмәтсафин Таһир абый 1953-54 елларда армиядә хезмәт иткән вакытта Түбән Кама шәһәрендә 2 ел рәттән Сабан туе батыры булып кала.

Армиядән кайткач та көрәш, гер күтәрү белән шөгыльләнә. Озак еллар Карасу, Сөнчәле, Мюд авылларында мәйдан тота. 1965-1970 елларда мәйданда хөкемдарлык итте. 75 яшендә мәдрәсә тәмамлап Татар Сөнчәлесе авылында 10 ел мулла булып хезмәт итте. Бүгенгесе көндә дә исән-сау. 

Тагын бер танылган көрәшчебез Яңа Кармәт авылы егете Сөләйманов Вазыйх турында да әйтми булмый. Казан дәүләт ветеринария институтында укыган вакытта, 1965 елда Татарстан чемпионы була. 1966-1967 елларда иптәше белән Аксубай районы өчен көрәшеп, 2 ел  рәттән республикада 4 нче урынга чыгара. Бүгенгесе көндә Түбән Кама шәһәрендә яши. 

Көрәшне   үз   иткән ир-егетләребезнең тагын берсе Иске Ибрай авылыннан Билалов Минәхмәт. 1965 елда урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Сабан туена барырга дип юлга чыга. Әмма ятим авыл малаена машинада урын табылмый. Ул дус малайлары белән җәяүләп Киса авылы аркылы мәйданга килеп керә. Теркәлү өстәле янына килгәч, аңа бераз шикләнеп карыйлар, чөнки аңа бу вакытта 18 яшь кенә була. Менә көрәш башлана. Минәхмәт бер-бер артлы көчле көрәшчеләрне егып сала. Менә көрәш ахырына якынлаша. Мәйдан эчендә 2 генә кеше кала.

Шуларның берсе – Иске Кармәт авылыннан, моңа кадәр батыр булып калган 120 килограмм авырлыктагы Муртазин Иван, икенчесе – 18 яшьлек мәктәп укучысы Билалов Минәхмәт. Бил алышу башлана. Көрәшчеләр озак тарткалашалар һәм, ниһаять, Иван абый егыла. Бу җиңү район тарихында зур вакыйгага әверелә. Минәхмәт абый 15 ел дәвамында Сабан туйларда баш батыр булып калды.

Казанда институтта укыган вакытта республика чемпионатында 2 нче урынны алды, Балтач егете Вәсил Гыйләҗев 1 нче урында калды.
Шулай ук Казан дәүләт медицина академиясенең травмотология, ортопедия һәм нейрохирургия кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, Татар көрәше буенча Россиянең спорт остасы Ибраһимов Якуб Хәмзә улы турында да язып үтәсем килә.

Ул 1965 елда чынлап торып татар көрәшенең серләрен өйрәнә башлый. Яшь, энергиясе ташып торган студент көрәшкә баш-аягы белән чума. Республика батырлары белән бил алышыр өчен, Казан шәһәренең Идел буе районы Сабан туена көрәшергә чыга. Көрәшнең соңгы минутларында язмыш аңа кабыргасы белән борыла, кулын сындыра. Беренче батыр булып Әгерҗедән Шиһабетдин Имаметдинов кала. Биш ай үткәч “Уңыш“ чемпионатында алар  кабат очрашалар, бу юлы көч сынашу Якуб файдасына тәмамлана.

1970 елда ул күп тапкыр республика батыры булып калган, легендар  көрәшче Данил Галиевтан өстен булып чыга, 80 килограммлы авырлык  үлчәмендә чемпион булып кала. Шул ук елны Аксубай районы Сабан туе батыры булып таныла. Әле тагын Чирмешән районының Лашман авылында, Чистай районының Татар Баганасы авылында, Әгерҗе районының Тирсә авылында баш батыр булып кала. Якуб Ибраһимов 57 яшендә Идел буе районы Сабан туе батыры була, Россия чемпионатында күп тапкырлар призлы урыннарны яулый. 

Трудолюбово авылы егете Наил Гамируллин 2 ел рәттән Аксубай Сабан туе батыры булып калды. Бүгенгесе көндә ул мәрхүм инде.
1980-1985 елларда Иске Ибрай авылыннан бик күп  ир-егетләр Сабан туе батырлары булдылар. Шулар арасыннан өч бертуган Хәмидуллиннар.

Олы абыйлары Мәүлет – бер тапкыр, уртанчысы Әлфик – ике тапкыр Аксубай Сабан туе батырлары булдылар. Әлфик Самара шәһәрендә узган көрәш  ярышларында 7 тапкыр батыр булып танылды, күп кенә татар авылларында мәйдан тотты. Энекәшләре Марат 2 тапкыр абсолют батыр, күп мәртәбә көрәш батыры һәм призер булды. Хәзер исә бу шөгыльне Маратның улы дәвам итә. Соңгы 2016-2017 елларда Айрат 2 нче батыр булды, яшь көрәшчегә уңышлар телибез. 

Көрәш күнекмәләрен спорт мәктәбендә үзләштергән Татар Сөнчәлесе авылы егете Тудиряков Вәкыйф Аксубайда беренче тапкыр абсолют батыр калды.

Яңа Ибрай авылыннан 3 бертуган Әгъләмиевләр милли көрәштә аерым  урын билиләр. Олысы Рафаэль яшь вакыттан ук биленә сөлге салган егет. Матур көрәш алымнарын күрсәтеп призлы урыннарны алган кеше. Күп еллар Аксубай Сабан туенда хөкемдарлык итте. Якташыбыз Социалистик хезмәт Герое Ш.Хафизов призына оештырылган бәйгеләрнең хуҗасы булды.

Уртанчысы Равил 1982 елда район Сабан туе батыры булды.

Төпчекләре Рамил институтта укыган вакытта ук көрәш секциясендә шөгыльләнә. Спорт мастерлыгына кандидат. Күп тапкыр үзенең авырлык үлчәмендә беренче урынны яулады. Соңгы 20 елда район Сабан туеның хөкемдары. 


 Минзаһит Ганиев,
 25 тапкыр Аксубай  
     Сабантуе хөкемдары.

Ахыры киләсе санда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев