Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рус Кармәтендә истәлекле урыннар яңартылды

Узган җәйге чор Яңа Кармәт авыл җирлеге торак пунктлары өчен эзсез узмады.

Язгы-җәйге айларда алар торак пунктларда истәлекле объектларны тулы тәртипкә китерделәр. Яңа Кармәт авыл җирлеге Лукойлның социаль проектларында катнашып, «Мәдәният һәм рухият» номинациясендә грант отты. Рус Кармәтендә грант акчасына Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар,

Җиңү белән кайтканнар һәм сугыштан соң вафат булганнар истәлегенә куелган обелискның элмә такталары яңартылды. Шулай ук тыл хезмәтчәннәренә яңа стела куелды. Авылның актив кешеләре Рус Кармәте тарихы, фронтовикларның һәм Җиңүне якынайту өчен тылда колхоз производствосы өчен бөтен көчләрен куйган кешеләр турында альбомнар ясадылар.

– Шунысы куанычлы, мемориалны төзекләндерү, яңарту эшләрендә авыл халкы актив катнашты, – дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров. – Алар безнең һәр башлангычны хуплыйлар. Шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, уртак эшкә теләп кушылалар, туган авыллары хакына зур энтузиазм белән эшлиләр.

Фото: Алексей Буранов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев