Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рус бильярды

Кәкре Күл авылы мәдәният йортында 14 яшь һәм өлкәнрәкләр арасында рус бильярды буенча “Ирекле пирамида” ачык турниры узды.

Быел ярышларда әлеге спорт төренә өстенлек биргән 10 нан артык кеше катнашты. Яхшы нәтиҗәләргә ирешү теләге, адреналин, азарт уенчыларга бер генә минутка да йомшарырга ирек бирмәде. Нәтиҗәләр чыгарганда призлы урыннар шундыйрак тәртиптә урнашты: Петр Лукин (Аксубай) ярыш җиңүчесе булды, Николай Кондрашов (Кәкре Күл) икенче урында, Александр Перепелкин (Аксубай) лидерлар өчлеген япты.

Җиңүчеләргә һәм призерларга яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән грамоталар һәм медальләр тапшырылды. Кәкре Күл мәдәният йорты мөдире Николай Кондрашовка, клуб базасында ярышлар уздыру мөмкинлеге биргәне һәм җылы кабул итүе өчен аерым рәхмәт сүзләре белдерелде.

Фото Аксубай спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев