Аксубаево
  • Рус Тат
  • Руль, чәркә, юл чите

    ТР Аксубай район суды Яңа Аксубай кешесенә карата хөкем карары чыгарды.

    Ир-ат юлхәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен гаепле дип табылды. 2020 елның 12 августында «Аксубай-Федоровка» автомобиль юлында ул, машинага исерек хәлдә идарә итеп, идарәне югалта һәм автомобиль белән юл читенә тәгәри, полиция хезмәткәрләре аны шунда тоткарлыйлар. Бәхетле очрак буенча юл-транспорт вакыйгасы фаҗигага китермәгән.

    Аксубай район суды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир-ат элек тә салган килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган булган.

    Гаепләнүченең шәхесен, гаебен тануын исәпкә алып, суд аңа 1 ел да 10 ай срокка транспорт чарасына идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү белән 240 сәгатькә мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде

     

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: