Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Руль артына утырдыңмы, гаджет турында оныт!

2020 елның 3 августыннан 31 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «Мобильник» оператив-профилактик чара уза.

Аның төп бурычы – РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау һәм кисәтү, беренче чиратта, транспорт чарасында хәрәкәт иткән вакытта куллардан башка сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирүче техник җайланмага көйләнмәгән телефоннан файдалану өлешендә.

Ә бит руль артында мобиль гаджетны теләсә ничек куллану (сөйләшү, смс-хәбәр язу, программалар һәм уеннардан файдалану) машина йөртүченең игътибарын үзенә җәлеп итә һәм бар игътибарны юлга туплау мөмкинлеге бирми, бу еш кына юл-транспорт вакыйгалары килеп чыгуга китерә.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе искәртә: РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренә нигезләнеп, транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә машина йөртүчегә куллардан башка сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирүче техник җайланмага көйләнмәгән телефон куллану тыела. Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә 1500 сум күләмендә административ штраф салына.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев