Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Руль артына – таныклыксыз

Кичә Аксубайда исерек йөртүчеләрне ачыклау буенча рейд узды.

Иртәдән үк ЮХИДИ хезмәткәрләре, һәр машинаны тикшереп, «Тоннель» операциясе кысаларында үзәк урамнарда патрульлек иттеләр.

Рейд уздырылган вакытта 6 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланды, машина йөртү таныклыгыннан тыш руль артына утырган кагыйдә бозучы тоткарланды. Иминиятләштерү срогы чыккан һәм төзек булмаган транспорт чарасында хәрәкәт иткән машина йөртүчеләргә административ беркетмәләр төзелде. Исерек килеш руль артына утыручылар булмады.

Агымдагы елның 10 аенда районның ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре тарафыннан исерек килеш руль артына утырган 65 йөртүче ачыкланган. Аларга 30 мең штраф һәм таныклыктан мәхрүм итү яный.

 

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев