Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазифасына керешүе тантанасы

Тантана иртәнге 10:00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифасына керешәчәк. Тантананың трансляциясен «ТНВ» телеканалыннан һәм Интернеттан карарга мөмкин.

Татарстан Конституциясе нигезендә Рөстәм Миңнеханов республика халыкларына тугры булуга, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүгә, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын намус белән үтәүгә ант текстын әйтергә тиеш.

2020 елның 11-13 сентябрендә узган сайлауларда республиканың хәзерге җитәкчесе өчен 1,9 млн сайлаучы, тавыш бирүчеләрнең 83,28% тавыш бирде. Яңа президент срогы Рөстәм Миңнеханов карьерасында өченче булачак.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X