Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Волонтерлар көне белән котлады: Алар һәрвакыт беренче сафта

Хәзерге вакытта республика халкына 63 меңгә якын кеше ирекле ярдәм күрсәтә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче ирекле ярдәмчеләрне Волонтерлар көне белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов Татарстан иреклеләренең чаралар үткәргәндә дә, халыкка ярдәм күрсәтүдә дә һәрвакыт беренче рәтләрдә торучы кешеләр булуын искәртте.

«Безнең волонтерлар һәм иреклеләр һәрвакыт беренче сафта. Алар спорт чараларында һәм социаль проектларда гына катнашып калмыйча, пандемия чорында халык белән эшләү өлкәсендә дә җитди ярдәм күрсәтә. Мин муниципаль берәмлек башлыкларына мөрәҗәгать итәм: безнең волонтерларга ярдәм итәргә, аларның эшенә тиешле игътибар бирергә кирәк», — диде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, хәзер республикада 63 меңгә якын волонтер эшли.

«Бу бик зур команда һәм аларның сафлары һәрвакыт тулылана. Шулай да кая мөрәҗәгать итәргә, үзен ничек күрсәтергә белмәүчеләр күп. Шуңа күрә кешеләргә мәгълүмат бирү эшен дәвам итәргә кирәк», - диде ул. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: https://president.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев