Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Бурса провинциясендә берничә производствода булачак

ТР Президенты Бурса провинциясе башлыгы белән җиһаз сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм машина төзелеше өлкәсендәге проектлар турында сөйләшәчәк.

 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Төркиягә килде. Ул эре машина төзелеше заводларында булачак, берничә эшлекле очрашуда һәм «Татарстан – Төркия»эшлекле форумында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Беренче эш көнен Татарстан Президенты Бурса провинциясендә уздырырга планлаштыра. Ул әлеге провинция губернаторы Якуп Джанболат һәм Бурса мэры Алинур Акташ белән очрашудан башлана», - диде Галимова. Аның сүзләренчә, Татарстанның Бурса провинциясе белән хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре - җиһаз сәнәгате, авыл хуҗалыгы, машина төзелеше өлкәсендәге проектлар.

«Бурса профильле компанияләрен Татарстанның сәнәгать мәйданчыкларына җәлеп итү перспективалы юнәлеш булып тора. Шул исәптән Татарстан Республикасы Җиһаз кластеры компанияләренең Бурсаның Инегель (İMOS) районы мебель җитештерүчеләр ассоциациясе әгъзалары белән хезмәттәшлеген җайга салу юлы белән дә», – дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Бурса провинциясенә сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президентының металл эшкәртү, автомобильләр өчен штампланган кузов детальләрен җитештерү, полиэстер җепләре чыгару өчен югары технологияле станоклар чыгару буенча өч заводка бару планлаштырыла. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов автобуслар җитештерү буенча Mercedes-Benz Turk заводын карарга планлаштыра.

16 майда Татарстан Президентының Истанбулда кайбер компания җитәкчелеге, шулай ук Төркия сәүдә министры белән очрашуы көтелә. Истанбулга сәфәрнең соңгы көнендә Рөстәм Миңнеханов катнашында «Татарстан - Төркия» эре эшлекле форумын үткәрү планлаштырылган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев