Аксубаево
  • Рус Тат
  • Рөстәм Миңнеханов Россия башкаласына эшлекле сәфәр кыла

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы белән чыгышын Мәскәүдә тыңлый.

    Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

    Юллама тантанасына 1,3 мең кеше килә. Алар арасында Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, Россия Федерация Советы вәкилләре, төбәк җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре була.

    Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «КАМАЗ» йөк машиналары җитештерә торган заводның беренче директоры Лев Васильев белән очраша.

    Фото: tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: