Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Марат Хөснуллин бик системалы, кырыс җитәкче

ТР Президенты Татарстан Төзелеш министрлыгының элеккеге башлыгы Россия вице-премьеры итеп билгеләнүне шәрехләде

Марат Хөснуллин тәҗрибәсе Россия Хөкүмәте алдына төзелеш тармагын үстерү өлешендә куелган бурычларның киң даирәсен хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

"Марат Хөснуллин системалы, бик кырыс җитәкче. Ул Мәскәүдә хәл иткән бурычлар безгә төзелеш тармагы, төбәк үсеше өлешендә Хөкүмәт алдына куелган бурычлар гамәлгә ашырылачагы турында әйтергә мөмкинлек бирә», — диде Миңнеханов «Россия 24» телеканалына.

Россия Президенты Владимир Путин кичә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасарын һәм урынбасарларын, шулай ук федераль министрларны билгеләү турындагы указларга кул куйды. Төзелеш тармагы өчен җаваплы вице-премьер итеп Татарстаннан Марат Хөснуллин билгеләнде. Ул 2001 елдан алып 2010 елга кадәр ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасын башкарды.

Чыганак: "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X