Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Әхмәтов Аксубай районында булдылар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы министры Марат Әхмәтов Аксубай районында булдылар.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм  Миңнеханов  һәм  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы министры Марат Әхмәтов эшлекле сәфәр белән Аксубай районына килделәр. Республика җитәкчеләре район башлыгы  Камил Гилманов белән берлектә вертолетта  район кырларын карап үтеп, кыр эшләре белән таныштылар. Иске Мокшино авыл җирлеге территориясендәге авыл чиркәве янында аларны агрофирма һәм район хезмәтләре җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары каршы алды. 

ЭШЛЕКЛЕ  МИКРОКЛИМАТ БЕЛӘН ТАНЫШУ 

Монда республика җитәкчеләре каршына презентация формасында безнең район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең үсемлекчелек, эшкуарлык, фермерлык эшчәнлеге тармакларында  җитештерелә торган продукцияләрнең үрнәкләре, район казанышлары күргәзмәсе оештырылды.

 Атап әйткәндә, күргәзмәгә  шәхси эшмәкәрләр Мансур Рафиков, Валентина Охотникова, Михаил Архипов, ООО «Стройдом», ООО «Гарант»,  Аксубай  май заводы, фермер Геннадий Петрушков,  «Актай» агрофирмасы,  Аксубай  универсаль технологияләр техникумында җитештерелгән әйберләр куелган иде.  

Кунаклар зур кызыксыну белән барлык әйберләрне карадылар, бөтен республикага билгеле Аксубай лимонадыннан авыз иттеләр, чабышкы атларның дәрәҗәле Россия ярышларында яулап алган җиңүләре белән таныштылар. Алар шулай ук тимердән һәм агачтан ясалган эшләнмәләргә лаеклы бәя бирделәр. 

РАЙОН АКТИВЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШУ 

Район башлыгы  Камил Гилманов җитештерүнең төрле тармакларындагы хәлләр турында сөйләде.

– Чәчү эшләре төгәлләнүгә таба бара, – дип ассызыклады ул. – Быел без иң яңа техникага ия булган инвесторлар ярдәмендә кыр эшләрен  оптималь срокларда төгәлләүгә ирешәбез. Эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча нәтиҗәләр тотрыклы.  

– Аксубай районында авыл хуҗалыгы буенча күрсәткечләр  уртача тотрыклы хәлдә, хәтта республика буенча уртача күрсәткечтән аз гына югарырак.  Бу районда чәчү эшләрен дә оешкан төстә башкаралар. Терлекчелек буенча район тагын да зуррак уңышларга ирешә ала. Әлеге тармакны үстерү хисабына сөт саву нәтиҗәләре 100 тоннага җитә ала, -  дип билгеләп үтте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы министры Марат Әхмәтов үз чыгышында.

Түгәрәк өстәл артындагы утырышта фермерлык һәм шәхси хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов сәламәтлекне саклау мәсьәләләренә тукталды.

– Кызганыч, без эшкә сәләтле яшьтә булган кешеләрне күп югалтабыз, – диде  Президент. – Авыл халкы гадәттә хастаханәгә бик соң гына, ярдәм итәргә мөмкин булмаган очракта гына мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә диспансерлаштыруны тиешле дәрәҗәдә оештырырга кирәк. Авылның һәр кешесе елына бер тапкыр үз организмын тикшертергә, авыруларын аздырмаска тиеш. Мин авыл җирлеге башлыкларыннан бу мәсьәләләрне даими контрольдә тотуларын сорыйм.  

Җитәкчеләр шулай ук авылны үстерү турында да сөйләштеләр.

– Самаренкиннар  үзләренең кече ватаннарына бик ярдәм итәләр, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.  

Анатолий Самаренкин туган авылы яшәсен өчен күп эшләр башкара.  Һәр авылның шәһәрдә зур уңышка ирешкән кешеләре була.Шуларны табып алып, аларны мәктәпкә, балалар бакчасына ремонт ясауда, юлларны төзекләндерү эшләренә җәлеп итәргә кирәк. Президент җыелучыларга тагын да нәтиҗәлерәк эшләүләрен теләде. 

Анатолий Самаренкин – хәзерге заман  меценаты. Туган авылына ул йөрәк кушуы буенча булыша. Биредә ул часовня төзи, каберлек кырыен тотып ала, гыйбадәтханә төзи, бала-чагага уен мәйданчыгы бүләк итә, чишмәне төзекләндерә, ачлык ел корбаннарына мемориал (мәрмәр тәре)  һәм иске Мокшино авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга стела ясап куя.  

СУГЫШТА КАТНАШУЧЫЛАРНЫ ИСКӘ АЛЫП  

ТР Президенты  Рөстәм Миңнеханов,  Премьер-министр урынбасары  -  ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы министры Марат Әхмәтов  Бөек Ватан сугышы ветераннары Нина Телешева, Елисей Тимирясов,  венгрия вакыйгаларында катнашучы Илья  Моторкин белән очрашты. Югары кунаклар ветераннарга чәчәкләр бүләк иттеләр, җылы итеп аралаштылар. Алар шулай ук без тыныч тормышта яшәсеннәр өчен  Бөек Ватан сугышында  һәлак булган батырларга куелган Хәтер монументына чәчәкләр куйдылар.  

ГӨМБӘ ЦЕХЫН КАРАДЫЛАР 

Район башлыгы  Камил Гилманов озатуында   Анатолий Самаренкин крестьян-фермер хуҗалыгында гөмбә үстерү предприятиесендә булдылар. Анатолий Самаренкин кунакларны  цехлар буенча йөртеп,  җитештерү производствосын ничек башлап җибәрүе, нинди уңышларга ирешүе турында тәфсилләп сөйләде.

Бүген предприятиедә  20 кеше эшли,  гөмбәне биш камерада  үстерәләр.  Цехның гомуми мәйданы 1500 квадрат метрны тәшкил итә. Ул иң соңгы техника белән җиһазландырылган, эш процессы автоматлаштырылган. Аена алты  тонна продукция җитештерелә. Гөмбә  цехы белән янәшә тагын берсе төзелә – анда 850 квадрат метрлы мәйданда субстракт җитештереләчәк.

Аны файдалануга тапшыру белән гөмбә җитештерүне 20 тоннага кадәр җиткерергә планлаштыралар.  Башкала кунаклары шулай ук  Анатолий Самаренкин төзекләндергән чишмәне дә барып күрделәр. Бу– үзенчәлекле мәдәни объект, авыл халкы, килгән кунаклар ял итү өчен бик матур урын.

Зинаида Леонтьева. 
Людмила Жаренова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев