Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Казанда Коръән уку бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Изге Коръән уку Халыкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Ул Казанда Ислам хезмәттәшлеге ешмасы илләренең Яшьләр башкаласы буларак уздырылган беренче чара булды. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында иң яхшы өч укучы билгеләнде.

Ир-атлар арасында конкурста Муса Гайтиев (Чечня Республикасы) җиңүче булды. Икенче урынны Мисырдан Мәхмүт Халед Мәхмүт Суэйд яулады, ә өченче урынны Катар вәкиле Хамад Абдулла Т. А. Алжумайлы алды. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хатын-кызлар арасында беренче урынны Индонезиядән килгән ДевиЮкха Нидха алды. Икенче урында - Палестинадан ИсрааМөхәммәт Эсам Сәлах, өченчедә - БөекбританиядәнХәлимә Абдинасир Әхмәт. Махсус призга Нигер егете Чафаату Иссуфу Махамаду лаек булды.

Конкурста барлыгы 50 кеше катнашты: чит илдән 30 һәм Россия төбәкләреннән 20 вәкил. Конкурс онлайн һәм офлайн форматта узды. Жюри Коръәннең дөрес укылышын һәм Коръән сүрәләренең хәтердә калу сыйфатын бәяләде.

Җиңүчеләр 10 мең доллар күләмендә акчалата премия алды. Икенче һәм өченче урыннар алучыларга төрле гаджетлар бүләк ителде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев