Рөстәм Миңнеханов Covid-19 таралуын кисәтү максатыннан язгы ярминкәләрне туктатты
Барлык азык-төлек кибетләре штатлы режимда эшли.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 28 мартка планлаштырылган язгы ярминкәләрне Covid-19 коронавирусы таралуын кисәтү максатында гамәлдән чыгарырга кушты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Ярминкәләр, гадәттәгечә, бик күп кешеләрне җыя, нигездә, олы яшьтәге кешеләрне. Килеп туган вазгыятьтә кешеләр тормышына куркыныч янарга тиеш түгел», — диде ул.
Матбугат хезмәте җитәкчесе сүзләренчә, халыкны азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итә торган барлык кибетләр штатлы режимда эшли.
«Оператив штаб хезмәткәрләре тарафыннан продуктларның тулы күләмдә булуына мониторинг алып барыла, мәсьәлә республика Президенты контролендә», — дип искәртте «Татар-информ» әңгәмәдәше.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев