Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Covid-19 очракларының аз булуы - тынычлану өчен сәбәп түгел

Татарстан Президенты республика халкын Роспотребнадзор тарафыннан күрсәтелгән чараларны катгый үтәргә өндәде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Covid-19 авыруы очракларының аз булуы сәбәпле, иркенәймәскә кирәклеген әйтте. Татарстанлыларга элеккечә үк барлык саклык чараларын үтәргә кирәк. Бу хакта республика җитәкчесе ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әйтте.

Татарстан Президенты Россиядә коронавирус белән зарарланган кешеләр саны арта баруын искәртте.

«Үсеш темплары бездә әлегә 0,3 процент. Бу безгә тынычлану өчен сәбәп түгел. Бүген булган проблемалардан тыш, бездә грипп белән авыручылар саны артуы да көтелә. Хәзер вакциналарның икенче траншын көтәбез, бу эшне дәвам итәргә кирәк», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен вазифаи затларга катгый җәза бирергә өндәде.

«Роспотребнадзор тарафыннан күрсәтелгән чаралар да йомшартылырга тиеш түгел дип саныйбыз. Битлек кию, кулларны дезинфекцияләү, гриппка каршы вакцинация ясау, аңлату эшләре алып бару мөһим», — диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X