Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов 8 октябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Утырышка Россия Дәүләт Думасы депутатлары, сенаторлар, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, муниципаль берәмлекләр, республика министрлыклары һәм ведомстволары, предприятие җитәкчеләре, иҗтимагый берләшмә вәкилләре (һ.б.) чакырылачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 октябрьдә алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 25нче утырышында республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Чараның датасын бүген депутатлар ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында раслады.

«Утырыш каравына бердәнбер мәсьәлә (Татарстан Президентының Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы) кертелә. Юллама туры эфирда трансляцияләнәчәк», - диде ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында узачак. Иртәнге сәгать 10нан теле- һәм радиотрансляция оештырыла.

Утырышка Россия Дәүләт Думасы депутатлары, сенаторлар, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, муниципаль берәмлекләр, республика министрлыклары һәм ведомстволары, предприятие җитәкчеләре, иҗтимагый берләшмә вәкилләре (һ.б.) чакырылачак.

«Иң мөһиме - Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) барлык тиешле таләпләрен үтәү», - дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан парламентына тәүге юлламасы белән 2010 елның 13 октябрендә мөрәҗәгать иткән иде.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X