Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
Шул ук көнне Юлламадан соң Дәүләт Советының унбишенче утырышы узачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык Юллама белән 24 сентябрьдә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышында чыгыш ясаячак. Бу хакта бүген депутатларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.
Утырыш Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак. «Көн тәртибендә — «Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турында еллык юлламасы», — дип хәбәр итте Фәрит Мөхәммәтшин.
Шул ук көнне Юлламадан соң Дәүләт Советының унбишенче утырышы узачак.
Татарстан парламентына үзенең беренче юлламасы белән Рөстәм Миңнеханов 2010 елның 13 октябрендә чыгыш ясаган иде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: https://president.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев