Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Росстат: Башкортстан татарлары җанисәптә Дәүләт хезмәтләре порталы аша катнашсын

Башкортстан татарлары сан алучыларның милләт турындагы графада үзләрен башка халык дип язуларыннан курка.

Федераль дәүләт статистика хезмәте (Росстат) җитәкчесе урынбасары Павел Смелов сан алучының компетентлыгына шикләнгән һәркемгә Бөтенроссия халык санын алу процедурасын РФ Дәүләт хезмәтләре порталында узарга киңәш итте. Матбугат конференциясендә Татарстан журналистының соравына җавап биргәндә ул шулай дип искәртте.

«Әгәр сан алучы хата җибәрер дип куркасыз икән, мин сезгә Дәүләт хезмәтләре порталына керергә һәм анда хата җибәрмичә үзегезнең һәм башка гаилә әгъзаларының исәпкә алу битен тутырырга киңәш итәм. Сан алучы сезнең күз алдында анкетагызны тутыра икән, аның сезнең хактагы барлык мәгълүматларны да дөрес тутырганмы-юкмы икәнлеген күрәсез. Ул «Сораштыруны төгәлләү» дигән кнопкага басарга тиеш. Росстатның үзәк офисында бездән башка бу анкетаны беркем дә күрмәячәк. Бернинди сан алучы да сан алу битенә бернинди үзгәреш кертә алмый», - диде Смелов.

Росстат вәкиленә юкка гына сорау бирмәделәр. KazanFirst порталы хәбәр иткәнчә, Башкортстанда яшәүче татарлардан районнарда сан алучыларның өйдән-өйгә йөрүе һәм җирле халык арасында сораштыру үткәрүе турында хәбәрләр килә башлаган. Башкортстан татарлары сан алучыларның милләт турындагы графада үзләрен башка халык дип язуларыннан курка.

Росстат җитәкчесе урынбасарыннан Дәүләт хезмәтләре порталында җанисәп барган вакытта гражданин тутырган мәгълүматлар каламы, әллә юкмы дип тә сорадылар.

«Юк, Дәүләт хезмәтләрендә берни дә калмый. Сайтта «Җанисәпне тәмамлау» дигән кнопкага басканнан соң бөтен мәгълүмат безгә, Росстатның бердәм мәгълүмат базасына китә. Дәүләт хезмәтләре порталында сезнең мәгълүматлар урын алган бернинди күчермә дә сакланмый. Гражданин хакындагы мәгълүматлар Росстаттан башка бүтән бер җирдә дә булмаячак», - дип ачыклык кертте Смелов.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев