Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиянең Мактаулы фермеры булды

Иске Үзидән фермер хуҗалыгы башлыгы Геннадий Петрушков «Россиянең Мактаулы фермеры» исеменә лаек булды.

Бу бүләкне ул Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Ассоциациясе съездында Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Владимир Плотников кулыннан алды. Петрушковлар гаиләсе өчен бу истәлекле һәм дулкынландыргыч вакыйга булды – өлкән кызы Любовь республика фермерлары алдында чыгыш ясады – эшне ничек башлаулары, нинди уңышларга ирешүләре турында сөйләде.

«Россиянең Мактаулы фермеры» исеме – авыл хезмәтчәненең күп еллык фидакарь хезмәтен бәяләү булып тора. Аның яшелчәчелек стажы – утыз елга якын. Бу өлкәдә аның тәҗрибәсе зур, помидор, кыяр, чәчәк үстерүнең бөтен нечкәлекләрен белә. Геннадий Николаевич – үз эшенең чын остасы. 2015 елда ул яшелчәчелек эшчәнлеген үстерү өчен дәүләттән миллион ярым күләмендә грант алды, бизнес-планга нигезләнеп, үз эшен тиешле дәрәҗәгә күтәрде. Әйләнешне ел саен арттыра барды.

Фермер быел хуҗалык мәйданын биш теплицага кадәр арттырды. Аның тырыш хезмәт җимешләре – өлгергән кыяр-помидорларны аксубайлылар теләп сатып ала. Теплицасында үстерелгән чәчәк үсентеләре дә, һәр елны Аксубай мәйданнарын, урамнарны бизәп тора.

– Яшелчә үстерү – мавыктыргыч, әмма гади хезмәт түгел, – ди Геннадий Петрушков. – Яхшы уңыш алыр өчен – эшеңне яратырга, җиң сызганып эшләргә кирәк. Безнең киләчәккә планнарыбыз зур һәм уй-ниятләребезне бөтен гаиләбез белән тормышка ашырачакбыз.
 

Фото: авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев