Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиянең «Кызыл китабы» 20 елга беренче тапкыр кабат нәшер ителәчәк

Россиянең «Кызыл китабы» соңгы тапкыр 2001 елда бастырылган булган.

Россия «Кызыл китабы»ның «Хайваннар» дип аталган томын 20 елга беренче тапкыр кабаттан бастырачаклар.

Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Александр Козлов әлеге китапның соңгы тапкыр 2001 елда нәшер ителүен әйткән. Бу хакта Российская газета хәбәр итә. 

«Яңа исемлек расланды. Егерме ел эчендә ситуация үзгәрде. Имезүчеләр төркеменә караган 14 төр, кызганыч, „Кызыл китап“ка кертерлек кенә калды. Алар арасында — косатка, Каспий су эте, ак төлкенең Беринг төре, карабүрекле байбакның Камчатка төре», — дип сөйләде Козлов «Көнчыгыш икътисади форумы»ында.

 Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев