Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиянең беренче төбәге 31 декабрьне ял көне дип игълан итте

Элегрәк хөкүмәт елның соңгы көнен эш көне булачак дигән карар кабул иткән иде, шул ук вакытта субъектлар һәм предприятиеләр дәрәҗәсендә моны үзгәртергә мөмкин, дип искәртте.

Белгород өлкәсе хакимияте Россиядә беренчеләрдән булып 31 декабрьне ял көне итәргә тәкъдим итте. Тиешле боерыкны губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Гладков имзалады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк хөкүмәт елның соңгы көнен эш көне булачак дигән карар кабул иткән иде, шул ук вакытта субъектлар һәм предприятиеләр дәрәҗәсендә моны үзгәртергә мөмкин, дип искәртте. Иҗтимагый палата әгъзасы Солтан Хәмзәев төбәк башлыкларыннан 31 декабрьне ял көне дип игълан итүне сорады.

«Башкарма хакимият органнары, дәүләт хакимияте органнары, өлкә дәүләт учреждениеләре һәм предприятие җитәкчеләренә эшне 2020 елның 26 декабрендәге ял көнендә оештырырга кирәк. <...> Бүлекчә хезмәткәрләренә <...> башка ял көне - 2020 елның 31 декабрен тәкъдим итәргә», - дип боерды Гладков.

Ул шулай ук җирле үзидарә органнарына һәм хуҗалык субъектларына «шундый ук карарлар кабул итү мәсьәләсен карарга» тәкъдим итте.

2021 елда 31 декабре бәйрәм көннәрен күчерү аркасында ял көне дип игълан ителгән инде, әмма традицион ун көнлек Яңа ел каникулларын кыскарту турында сүз бармый. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев