Аксубаево
  • Рус Тат
  • Россиянең барлык федераль округларында ковид белән авыручылар саны артуы күзәтелә

    Бүгенге көндә 605 мәктәп дистантанцион укуга күчерелде, ә 117 балалар бакчасы карантинга ябылды.

    Россиянең барлык федераль округларында да коронавирус белән авыручылар саны артуы күзәтелә.

    Авыру арту тенденцияләре илнең 77 төбәгендә теркәлгән, дип сөйләде Коронавируска каршы көрәш координация советы утырышында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова. Аның сүзләре РФ Хөкүмәтенең Telegram-каналында китерелә.

    Бигрәк тә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургта коронавирус йоктыручылар саны арта.

    Аның сүзләренчә, Россиянең 38 субъекты кайбер категория гражданнар өчен мәҗбүри вакцинация керткән һәм битлек режимын үтәүне контрольдә тотуны көчәйткән. 

    Роспотребнадзор башлыгы хәбәр иткәнчә, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр һаман да коронавирус йоктыру куркынычы янаган төп төркем булып кала һәм 64 төбәктә прививка ясатмаган пенсионерлар өчен мәҗбүри үзизоляция кертелә. 

    Россиядә катлаулы эпидемиологик вәзгыять сәбәпле, бүгенге көндә 605 мәктәп дистантанцион укуга күчерелде, ә 117 балалар бакчасы карантинга ябылды. 

    «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда 11 октябрьдән алып коронавирустан вакцинация узмаган пенсионерлар өчен мәҗбүри изоляция режимы кертелгән, шулай ук җәмәгать урыннарына бару өчен QR-кодлар системасы кертелгән.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: