Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиялеләрнең күпчелеге армия хезмәтен ир-атлар өчен мәҗбүри дип саный

Сораштыру 24-29 май көннәрендә шәһәр һәм авыл халкы арасында үткәрелгән.

 

Россиялеләрнең өчтән ике өлеше (60%) һәр чын ир-ат армиядә хезмәт итәргә тиеш дип саный. «Левада» үзәге сораштыру мәгълүматлары әнә шундый. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

Гражданнарның күпчелеге фикеренчә, Россия армиясе башка илләр тарафыннан реаль хәрби янау очрагында Россияне яклый ала. Социологик тикшеренү нәтиҗәләре буенча, россиялеләрнең 88 проценты мондый фикердә, респондентларның 8 проценты капма-каршы фикердә.

Сораштыру мәгълүматларына караганда, һәр икенче россияле (49%) Россиягә өлешчә контракт нигезендә һәм өлешчә чакырылыш буенча формалашкан хәрби көчләр кирәк дип саный.

«Левада» үзәктә сораштыруда катнашучыларның 31 проценты Россия армиясе тулысынча контракт нигезендә тәэмин ителергә тиеш дип саный. Респондентларның 17 проценты хәрби хезмәткә чакыру системасы совет чорындагы кебек булырга тиеш дигән фикердә.

Сораштыру 24-29 май көннәрендә шәһәр һәм авыл халкы арасында үткәрелгән. Анда 137 торак пунктта, Россиянең 50 субъектында яшәүче 18 яшьтән алып һәм өлкәнрәк 1616 кеше катнашкан.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев