Аксубаево
  • Рус Тат
  • Россиялеләрнең 9 проценты бала табарга теләми

    «Левада үзәге» тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең 9 проценты бала табарга теләми.

    Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

    Респондентларның 27 проценты — бер, 55 проценты ике һәм аннан да күбрәк баласы булуын тели. Сораштырылучыларның 7 проценты җавап бирергә кыенсынган.

    Моннан тыш, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ир-атлар хатын-кызларга караганда ешрак биш һәм аннан да күбрәк баласы булуын тели. Ир-атларның – 11, хатын-кызларның 7 проценты шул хакта белдергән.

    Сораштыру 45 яшькә кадәрге хатын-кызлар һәм 55 яшькә кадәрге ир-атлар арасында үткәрелгән.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: