Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиялеләргә пособиеләр турында дәүләт хезмәтләре порталы аша хәбәр итәчәкләр

Хәбәр бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмат системасы базасында җиткереләчәк.

Россиядә яшәүчеләр үзләренә тиешле пособиеләр, түләүләр яки ташламалар турындагы мәгълүматларны дәүләт хезмәтләре порталы аша ала башлаячак. Гражданинның шәхси кабинетында шул хактагы мәгълүмат урын алачак. Бу хакта «Российская газета» яза.

Закон бүгеннән үз көченә керә.

Хәбәр бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмат системасы базасында җиткереләчәк. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Социаль иминият фонды, шулай ук алар карамагындагы учреждениеләр тәкъдим итә торган түләүләр һәм ташламалар турындагы мәгълүматны балаларның әти-әниләре, пенсионерлар, эшсезләр һ.б. категорияләргә караган гражданнар белә алачак.

«Бүгенге көндә заманча технологияләр теге яки бу вакыйга якынлашканда дәүләтнең гражданинга ничек ярдәм итә алуын билгеләргә һәм аңа тиешле социаль ярдәм турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә», - дип аңлатты хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

Министр шулай ук балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларының гадиләштерелгән форматка күчереләчәген искәртте. Киләсе елның икенче яртысыннан хатын-кызларга бала тууын теркәгән вакытта каралган ярдәм чаралары турында хәбәр итәчәкләр.

Моннан тыш, 2021 елның икенче яртысыннан бердәм элемтә үзәге дә эшли башлаячак, ул россиялеләргә үзләре алырга мөмкин булган социаль ярдәм чаралары турында консультация бирәчәк.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев