Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиялеләргә диспансеризация үтү өчен өстәмә ял көне бирергә мөмкиннәр

Әлеге инициатива 40 яшьтән узган хезмәткәрләргә кагыла.

 

Россиялеләргә диспансеризация үтү өчен өстәмә ял көне бирергә мөмкиннәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге инициатива 40 яшьтән узган хезмәткәрләргә кагыла. Шул ук вакытта, аларның башкарган вазифасы һәм уртача хезмәт хакы сакланачак. Бу 6 майдан диспансеризация үтүнең яңартылган тәртибе үз көченә керү белән бәйле. Аның нигезендә, россиялеләргә 40 яшьтән соң ел саен тикшеренү узарга киңәш ителә.

Моңа кадәр барлык кешеләргә дә диспансеризацияне өч елга бер мәртәбә үтәргә тәкъдим ителгән иде. Хәзер ул 18-39 яшьлек хезмәткәрләр өчен генә сакланачак. Моннан тыш, пенсия алды яшендәгеләргә диспансеризация үтү өчен ел саен ике көн биреләчәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X