Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиялеләр машинаны теркәү турындагы таныклыкны QR-код рәвешендә күрсәтә алачак

«Дәүләт хезмәтләре.Авто» кушымтасы алга таба башка сервислар, шул исәптән евроберкетмә рәсмиләштерү мөмкинлеге белән дә тулыланыр дип көтелә.

Россия автомобильчеләре ЮХИДИ инспекторларына машинаны теркәү турындагы таныклыкны смартфонда QR-код рәвешендә күрсәтә алачак. Аны «Дәүләт хезмәтләре.Авто» кушымтасында сакларга мөмкин, дип хәбәр иттеләр РФ Хөкүмәтеннән.

«Хәзер транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкны „Дәүләт хезмәтләре.Авто“ кушымтасында саклап һәм ЮХИДИ инспекторына смартфонда QR-код рәвешендә күрсәтеп булачак. Әлеге кушымта – РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр, Эчке эшләр министрлыкларының уртак проекты», - диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, быелның ахырына кадәр әлеге кушымтада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларга шикаять бирергә һәм ОСАГО полисының электрон версиясен дә сакларга мөмкин.

РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгында искәртүләренчә, 2021 елда «Дәүләт хезмәтләре.Авто» кушымтасы тест режимында эшләячәк, шунлыктан инспекторлар машина йөртүчедән транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкның кәгазь вариантын да сорый ала.

Кушымта алга таба башка сервислар, шул исәптән евроберкетмә рәсмиләштерү мөмкинлеге белән дә тулыланыр дип көтелә.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев