Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиялеләр киләсе елдан югары уку йортларына онлайн керә алачак

Вузга документлар һәм гаризаны дистанцион рәвештә бирергә мөмкин булачак.

 

2021 елдан башлап россиялеләрнең вузларга онлайн керү мөмкинлеге барлыкка килергә мөмкин. Моны комплекслы автоматик дәүләт хезмәте — суперсервис ярдәмендә эшләргә мөмкин булачак. Яңалыкны «Цифрлы икътисад» оешмасы генераль директоры урынбасары Дмитрий Тер-Степанов әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Цифрлы икътисад» коммерцияле булмаган автоном оешмасы каршындагы Дәүләт идарәсе буенча эшче төркем күп кенә проектларны карады. Алар Интернет ярдәмендә физик затның булуын таләп итә торган кайбер гамәлләрне, шул исәптән вузга онлайн керү мөмкинлеген бирә.

«Суперсервис белем бирү программаларының бердәм порталын булдыруны күздә тота. Иң мөһиме, портал үз эченә электрон рәвештә документлар җыюны һәм керү өчен гаризаны да алачак», - дип сөйләде Тер-Степанов. Аның сүзләренә караганда, аерым очракларда керү имтиханнарын да дистанцион рәвештә тапшырырга мөмкин булачак.

Суперсервисның бер өлеше 2021 елда кабул итү кампаниясендә файдаланылачак, ә сынау проектын 2022 елда башлап җибәрәчәкләр.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев