Аксубаево
  • Рус Тат
  • Россиялеләр арасында көзге ял өчен иң популяр юнәлешләрне атадылар

    Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 60 проценты ил эчендәге очышлар белән кызыксына.

    Экспертлар авирейсларга булган ихтыяҗга анализ ясаган һәм россиялеләрнең бу көздә кайда ял итәргә җыенуын ачыклаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы OneTwoTrip сервисы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

    Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 60 проценты ил эчендәге очышлар белән кызыксына. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочига рейслар аеруча популяр.

    Ихтыяҗ иң зур булган юнәлешләр исемлегенә Калининград, Симферополь, Минеральные воды һәм Краснодар да кергән.

    Чит илгә сәяхәткә килгәндә, рейтингта Төркия әйдәп баручы позицияне били. Икенче урында — Әрмәнстан, өченчедә – Мисыр. Шулай ук, сервис мәгълүматлары буенча, россиялеләр Үзбәкстан, Венгрия һәм Кипрга билетлар эзли.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: