Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә яшәүчеләргә булачак пенсия күләме турында алдан хәбәр ителәчәк

Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмәгән гражданнарга әлеге мәгълүмат сорау буенча биреләчәк диелә.

Пенсиянең тупланма өлеше турындагы мәгълүматлар өч елга бер тапкыр, 45 яшьтән соң ир-атларга һәм 40 яшьтән соң хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында автомат рәвештә шәхси кабинетка киләчәк.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы проекты буенча иҗтимагый фикер алышу уза. Ведомствода аңлатуларынча, бу гражданнар пенсия хокукларын һәм хәзер билгеләнсә, күпме алачакларын аңласыннар өчен кирәк. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Җыелган пенсия хокукларыннан чыгып, картлык буенча пенсиянең күләме, шулай ук пенсиягә чыкканчы тагын күпме стаж җыярга кирәклеге турында хәбәр ителәчәк», — диде хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары — статс-секретарь Андрей Пудов. Шулай ук, шәхси мөрәҗәгатьләрдә пенсиянең тупланма өлеше буенча пенсия күләме турында белешмәләр биреләчәк, дип билгеләп үтте ул.

Моның белән гражданнар үз планнарын үзгәртә алачак һәм, мисал өчен, пенсияне арттыру өчен законлы рәвештә эшләргә яки ирекле рәвештә пенсия иминияте буенча хокук мөнәсәбәтләренә керергә мөмкин.

Документта дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмәгән гражданнарга әлеге мәгълүматлар сорау буенча биреләчәк диелә. Алар бу мәгълүматны сорап шәхсән яки вәкил аша Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итә яки дәүләт хезмәтләре порталы аша дистанцион рәвештә соратып алачак.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X