Россиядә ясалган коронавируска каршы вакцина Татарстанга көз азагында китереләчәк
Республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева әлеге вакцинаның коронавирус инфекциясеннән коткарачагына ышана.
Яңа коронавирус инфекциясенә каршы Россиядә җитештерелгән вакцинаны Татарстанга октябрь-ноябрь айларында китерергә мөмкиннәр. Республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Хәзер клиник сынауларның өченче этабы хакында сүз бара. Якын көннәрдә Россия вакцинасы Татарстанга кайтып җитәр дип көтелә. Бу октябрь-ноябрь айларында булыр дип вәгъдә итәләр», - дип җавап бирде Фазлыева вакцинаны Татарстанга кайчан китерәчәкләр дигән сорауга.
Фазлыева Россия галимнәренең иҗат җимеше коронавирус инфекциясеннән чыннан да коткарыр дип ышана, әмма биредә берничә шарт бар. Беренчедән, вакцина тиешле барлык клиник сынауларны узарга, икенчедән, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) рөхсәтен алырга тиеш.
Август аенда РФ Президенты Владимир Путин Россиядә Covid-19 коронавирусына каршы дөньяда беренче вакцина теркәлүе турында игълан итте. Аңа «Спутник V» дигән исем бирелде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев