Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә укучыларга бирелә торган ун мең сумны 17,4 миллион гаилә алган

Түләү алу өчен гаризаны 2021 елның 1 ноябренә кадәр җибәрергә мөмкин.

Мәктәп яшендәге балалар өчен ун мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне вакытыннан алда күчерү 2 августта башланды, 17,4 миллион баланың ата-аналары акча алды инде, дип белдерде журналистларга Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков. Бу хакта РИА Новости яза.

«Гаризалар кабул итү һәм аларны эшкәртү дәвам итә», — дип өстәде министр.

Элегрәк түләүләр 16 августтан башланыр дип ниятләнгән иде, әмма Владимир Путин, уку елына әзерләнү мөмкинлеге булсын өчен, түләүләрне вакытыннан алда 2 августтан башларга кушты. Котяков ведомствоның бу эшкә техник яктан әзер булуын билгеләп үтте һәм дүшәмбе көнне 17 миллион балага акча түләячәген вәгъдә итте.

Хезмәт министрлыгы башлыгы искәртеп узганча, гаризаны 2021 елның 1 ноябренә кадәр җибәрергә мөмкин

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X