Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә төбәк губернаторы вазифасының бердәм исемен булдыру закон проекты кертелде

Андрей Клишас һәм депутат Павел Крашенинников тәкъдим иткән «РФ субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында»гы закон проекты регионнардагы хакимият оештыруны камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Төбәкнең югары вазифалы заты «федерация субъекты башлыгы» дип кенә аталырга мөмкин булган закон проекты РФ Дәүләт Думасына кертелде. Бу хакта проект инициаторларының берсе, Федерация Советының конституция законнары комитеты башлыгы Андрей Клишас белдерде, дип яза РИА Новости.

Андрей Клишас сүзләренчә, региональ органнар атамасында федераль хакимият органнары атамалары нигезләре кулланылмаячак.

«Закон проекты РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары атамаларында бертөрле алым билгеләргә тәкъдим итә. Шулай итеп, Россиянең барлык субъектлары өчен дә югары вазифалы зат исеме — „Россия Федерациясе субъекты башлыгы“ һәм югары башкарма органның исеме — „Россия Федерациясе субъекты Хөкүмәте“ дип билгеләнә», — дип аңлатты инициатива авторы.

Андрей Клишас һәм депутат Павел Крашенинников тәкъдим иткән «РФ субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында»гы закон проекты регионнардагы хакимият оештыруны камилләштерүгә юнәлдерелгән.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев