Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә «татар тормышы энциклопедиясе»: Казан журналистлары «Миллиард.татар» сайтын ачты

Яңа мәйданчыкның төп принцибы — Россиядә милләтара диалог булдырырга теләгән бар кеше өчен дә ачык булу.

Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә хәбәр итте.

«Проект идеясен Россиядә „татар тормышы энциклопедиясе“ дип атыйбыз. Биредә татарларның үзләренә биргән сораулары һәм XXI гасырда алар каршында торган төп бурычлары тупланган. Ай ярым чамасы вакыт эчендә сайт тулыланыр һәм киң катлам укучыларының тарих белән кызыксынуларын канәгатьләндерә алыр дип өметләнәбез», — диде Казан журналисты, «Реальное время» интернет-басмасының элеккеге баш редакторы.

Яңа мәйданчык турында Минвәлиев «Татар-информ» хәбәрчесенә дә сөйләде. Аның сүзләренчә, сайтның төп принцибы — Россиядә милләтара диалог булдырырга теләгән бар кеше өчен дә ачык булу.

«Идеалда — ул Россиядә рус булмаган халыклар өчен интеллектуаль лабораториянең әлегә буш булган киштәсен тулыландыра», — ди ул.

Минвәлиев проектны финанслау серен ачмады. Редакция бик компактлы гына булу сәбәпле, ул моның «шактый чамалы гына» булуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев