Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә ташламалардан файдаланучыларга дару алу өчен тагын 1 миллиард сум бүленәчәк

Әлеге акчалар турыдан-туры 2020 ел өчен каралган федераль бюджет резервыннан алына.

Россиядә халыкның ташламалы категорияләре өчен дәвалау ризыклары, медицина эшләнмәләре һәм бушлай дарулар сатып алуга 1 миллиард сумга якын акча бүленәчәк. Бүген РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган. Бу турыда Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә.

«Ташламалардан файдаланучы гражданнар өчен бушлай дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау ризыклары сатып алуга тагын 988 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк», — диелә карар текстында.

Акчалар турыдан-туры 2020 ел өчен әлеге ихтыяҗларга каралган федераль бюджет резервыннан бүлеп биреләчәк.

«Татар-информ» агентлыгы Россия Хөкүмәтенең яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүчеләр өчен стимуллаштыручы түләүләргә 5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирүе турында хәбәр иткән иде.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев