Россиядә тагын биш ил белән авиаэлемтә яңадан гамәлдә булачак
Россия Джибути, Перу, Көньяк Африка республикасы, Дания һәм Яңа Зеландия белән авиаэлемтәне яңадан башлап җибәрә.
5 октябрьдән Россия Джибути, Перу, Көньяк Африка республикасы, Дания һәм Яңа Зеландия белән авиаэлемтәне яңадан башлап җибәрә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Аерым илләрдәге эпидемияне исәпкә алып, 2021 елның 5 октябреннән үзара нигездә түбәндәге дәүләтләр белән даими авиаэлемтәне гамәлгә кертү турында карар кабул ителде», — диелә хәбәрдә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев