Россиядә сабыйларны чүп-чар чыгару өчен түләүдән азат итәргә мөмкиннәр
Әлеге инициатива «Эшлекле Россия» иҗтимагый оешмасы тарафыннан тәкъдим ителде. Оешма Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушевка юллаган хатында үз фикерен белдерде.
Бу хакта «Известия» хәбәр итә.
Әйтик, хәзерге вакытта чүп чыгаруга тариф илдә аена 100-150 сум билгесендә тора һәм яше нинди булуга карамастан торакта яшәүче барлык кешеләргә кагыла.
«Эшлекле Россия» вәкилләре чүп чыгарган өчен түләүне дифференциацияләнгән итәргә кирәк дип тапкан — ул яшькә бәйле булырга тиеш.
«Әйтик, түләү өч яшькә җитмәгән гражданнар өчен дә, ташламалары булган гаиләләрдәге (күп балалы, аз керемле) 3-11 яшьлек балалар өчен дә нульле булырга тиеш», — дип язалар басмада хат авторлары.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев