Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә прививка ясатмаган студентларны онлайн-укуга күчерергә тәкъдим иттеләр

(Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова балигъ булган барлык студентларга яңа уку елы башланганчы прививка ясатырга киңәш итте.

РФ Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортларына коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатмаган студентларны дистанцион уку форматына күчерергә тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Документтан күренгәнчә, вакцинация узган яки соңгы алты ай эчендә коронавирус инфекциясен кичергән студентларга югары уку йортларында көндез белем алу мөмкинлеге чикләнмәячәк.

Теге яки бу белем бирү оешмасын онлайн-укуга күчерү турындагы карар Россиянең һәр конкрет төбәгендәге эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып индивидуаль тәртиптә кабул ителергә тиеш.

27 июльдә М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий вузда яңа уку елы катнаш форматта башланачак дип белдергән иде. Студентларның бер өлеше онлайн-уку форматына күчереләчәк.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова балигъ булган барлык студентларга яңа уку елы башланганчы прививка ясатырга киңәш итте.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев