Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә пластиктан бер тапкыр кулланыла торган товарлар җитештерүне тыярга мөмкиннәр

Әлеге товарларны эшләп чыгару альтернатив эшләнмәләр җитештерү инфраструктурасын булдырганнан соң гына тыелачак.

Ике елдан соң Россиядә бер тапкыр кулланыла торган пластик товарлар һәм төрү материаллары җитештерүне тыярга мөмкиннәр. Бу хакта ТАСС агентлыгы «Россия экологик операторы» компаниясе башлыгы Денис Буцаевка сылтама белән хәбәр итә.

«Россия экологик операторы» компаниясе тыярга тәкъдим ителгән бер тапкыр кулланыла торган пластик товарлар һәм төрү материаллары исемлеген (ул 28 берәмлектән тора) төзегән иде инде. Билгеләп үтелгәнчә, әлеге товарларны эшләп чыгару альтернатив эшләнмәләр җитештерү инфраструктурасын булдырганнан соң гына тыелырга мөмкин.

«Берничә ел эчендә тиешле куәтләр булдырылыр дип өметләнәбез. Әлеге процесска ике елга якын вакыт таләп ителергә мөмкин», - дип белдерде Буцаев Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында.

Тыярга тәкъдим ителгән товарларга бер тапкыр кулланыла торган пластик тәлинкәләр, стаканнар, приборлар, стакан капкачлары, каһвә капсулалары, мамык таякчыклар, термопластик полиэфирдан (ПЭТ) ясалган үтә күренмәле булмаган һәм төсле шешәләр, тәмәке продукциясе өчен тартма һәм каплар, тавык һәм бытбылдык йомыркалары өчен төрү материалы, берничә төрдәге пакет (дойпак, флоупак, саше-пакет), яшелчә һәм җиләк-җимеш өчен челтәр-сумка һ.б. керә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев