Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә пенсия түләү өчен гаризаларны онлайн рәвештә тапшырырга рөхсәт итәчәкләр

СНИЛС, Россия Пенсия фондыннан белешмә һәм гаризаны да электрон рәвештә тапшырып булачак.

Россиядә РФ Пенсия фондына пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү турындагы гаризаларны электрон рәвештә – Пенсия фондындагы шәхси кабинет, дәүләт хезмәтләре порталы яки күп функцияле үзәк аша тапшырырга рөхсәт итәргә тәкъдим итәләр.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әлеге проектны шуның белән кызыксынган органнар каравына тапшырган. Аның буенча СНИЛС кебек документларны да онлайн рәвештә җибәреп булачак. Электрон версияләр нотариусның көчәйтелгән квалификацион имзасы белән расланырга тиеш, аны да офиска барып тормыйча гына алырга мөмкин.

«Бер тапкыр бирелә торган түләүне алу өчен гариза һәм Россия Пенсия фондыннан белешмә дә электрон форматта булачак», - дип искәртә басма.

Моннан тыш, пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында саклый торган гражданнар өчен дә документларны электрон рәвештә тапшыру мөмкинлеге карала. Әмма бу мәсьәлә буенча хәлиткеч карар әлегә билгеле түгел.

Хәзерге вакытта пенсия түләүне сорап гариза тапшыру өчен Россия Пенсия фондының территориаль бүлекләренә яки дәүләтнеке булмаган пенсия фонды офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев