Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә пенсия алу тәртибе үзгәрәчәк

1 октябрьдән пенсияләр һәм балалар пособиеләре «Мир» түләү системасы картасына гына күчереләчәк.

Россиядә 1 октябрьдән пенсияләр һәм балалар пособиеләрен «Мир» түләү системасы картасына гына күчерәчәкләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Банк реквизитларын алыштыру турында гариза белән күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә яисә теркәлү урыны буенча Пенсия фондына тиешле гариза бирергә кирәк», - диелгән хәбәрдә.

Түләү карталарының илкүләм системасында билгеләп үтүләренчә, илкүләм картага, беренчедән, пенсияләр һәм Пенсия фондыннан башка социаль түләүләр күчереләчәк.

Икенчедән, бу балаларга төрле түләүләр: йөклелек һәм бала табу буенча бер тапкыр бирелә торган пособиеләр, йөклелекнең иртә срокларында исәпкә куелганда, бала туганда; бала караган өчен — ай саен, өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен, өченче һәм аннан соңгы балаларга һәм башкаларга шундый ук түләүләр күчерелә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X