Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә пенсионерлар өчен яңа льгота кертергә тәкъдим иттеләр

Россиядә пенсионерларны мирас буенча алынган торакны теркәгәндә пошлинадан азат итәргә тәкъдим иттеләр.

Мондый мөрәҗәгать белән РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяковка депутат Евгений Федоров чыккан, дип яза РТ. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Гражданнар күчемсез милеккә хокукларны теркәгән вакытта ике мең сум түләргә тиеш. Әмма пенсионерлар өчен бу сумма шактый зур, дип ассызыклады депутат.

«Әгәр милек мирас нәтиҗәсендә алынган булса, пенсия яшендәге гражданнарны торакны үз исемнәренә теркәгән вакытта пошлинадан азат итүегезне сорыйм», — диелә Федоровның хатында.

Депутат билгеләп үтүенчә, мондый хәл күп очракта өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш иптәше үлгәннән соң килеп чыга.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X