Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә ОСАГО тарифларын индивидуальләштерү турындагы закон гамәлгә керде

Иминиятчеләр иминләштерүченең һәм транспорт чарасы белән идарә итүгә рөхсәт ителгән затларның шәхси характеристикаларын исәпкә ала алачак.

Бүген Россиядә ОСАГО турындагы законга төзәтмәләр үз көченә керде, алар нигезендә иминиятчеләр таләпләрне үтәүче автомобильчеләр өчен тарифларны киметә алачак. Тиешле документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган, дип яза «Известия».

«24 августтан башлап иминиятчеләр Россия Банкы җайга сала торган максималь һәм минималь күрсәткечләр чикләрендә иминият тарифларының база ставкаларын куллануны мөстәкыйль билгели алачак», — диелә хәбәрдә.

Полис бәясенә элегрәк машина йөртүчедә булган хокуктан мәхрүм ителү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, аварияләрдә катнашу, исерек килеш йөрү һ.б.лар йогынты ясаячак.

Шул ук вакытта яңалыклар ОСАГО килешүе буенча иминият премиясенең максималь күләменә чикләүләрне саклап кала. Аны иминиятчеләр сайтларында махсус калькуляторлар белән исәпләргә мөмкин булачак.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев