Россиядә машина йөртү таныклыгы өчен медицина белешмәсе бәясен арттыру кичектерелде
Россиядә машина йөртү таныклыгын алу өчен медицина белешмәсе бәясен арттыруны билгеле бер вакытка кичектерделәр. Бу хакта журналистларга Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы бу елның 22 ноябреннән үз көченә керергә тиеш булган таныклык алганчы дәлилләү процедурасын үзгәртү турында боерык чыгарган иде.
«Россия Сәламәтлек саклау министрлыгыннан килгән яңа мәгълүмат буенча әлеге тәртипне кертү кичектереләчәк. Бәя медицина учреждениеләрендә чыгым материалларының үзкыйммәте сизелерлек артуга бәйле рәвештә үзгәрә. Арту нигезле, әмма бу һәрберебез мәнфәгатьләрендә эшләнә. Чыгым материалларының бәясе җитештерүчеләр базарында көндәшлек аркасында кимер дип өметләнәбез», – дип аңлатты Альмир Абашев.
«Кичә, чыннан да, фаҗигале вакыйга булды. Республика наркодиспансерының бер филиалы янында 1946 елда туган ир үзен начар хис итә. Йөрәк-үпкә реанимациясе үткәрелде һәм барлык кирәкле гамәлләр башкарылды, ләкин, кызганыч, ирне коткарып калып булмады. Суд-медицина экспертизасы үткәрелә», - дип аңлатты Абашев.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев