Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә ковид белән грипптан прививканы берьюлы ясарга мөмкин булачак

Әлегә тикшеренүләр бара, шуңа министрлык коронавирус белән грипп прививка арасында бер ай интервал сакларга киңәш итә, дип ачыклык кертте Россия сәламәтлек саклау министры.

Россиядә яңа коронавирус инфекциясе белән грипптан берьюлы вакцинация ясау мөмкинлеген тикшерә башладылар. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

«Коронавирустан һәм грипптан берьюлы вакцина ясауның куркынычсызлыгы һәм нәтиҗәлелеген бәяләү өчен җәнлекләрдә тикшерү үткәрәләр. Нәтиҗәләре буенча чираттагы адым буенча карар кабул ителәчәк», — диде Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

Әлегә тикшеренүләр бара, шуңа министрлык коронавирус белән грипп прививкасы арасында бер ай интервал сакларга киңәш итә, дип ачыклык кертте ул.

«Әлегә коронавирустан прививка ясатмаучыларга беренче чиратта, шул инфекциядән вакцинация узарга тәкъдим итәбез, чөнки ул чир куркынычрак», — диде ул.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X