Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Россиядә ковид белән авыручылар саны бер атнада өч процентка кимегән

Узган атнада яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 100 мең кешегә 14,06 процент тәшкил иткән.

Россиядә бер атнада коронавирус белән авыручылар күрсәткече 3,3 процентка кимегән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Узган атнада яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 100 мең кешегә 14,06 процент тәшкил иткән. Узган атна белән чагыштырганда 3,3 процентка кимегән», – диделәр журналистларга ковид таралуга каршы көрәш оператив штабында.

Россиянең 29 субъектында ковид белән авыручылар арта, шул исәптә тугыз төбәктә авыручылар илдәге уртача күрсәткечтән югары.Россиядә коронавирус инфекциясе белән хастаханәдә дәваланучылар бер атнада 8,2 процентка кимегән.

30 субъектта, шул исәптә 15 төбәктә хастаханәдә дәваланучылар Россия буенча уртача күрсәткечләрдән югары булуы теркәлгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев